news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин: Милли мәдәниятләр елын игълан итү – мирасыбызга игътибарны арттыра

«Милли мәдәният, тел, милли мәгариф – бөтенесе бербөтен организм. Аларны аерып карарга карамый. Без һәрбер юнәлешкә зур игътибар бирергә тиеш», - диде ул.

Рамил Төхвәтуллин: Милли мәдәниятләр елын игълан итү – мирасыбызга игътибарны арттыра
Рамил Гали

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, киләсе елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итү – үзебезнең милли, мәдәни, тарихи мирасыбызга игътибарны арттыру дигән сүз.

«Президент тарафыннан рәсми рәвештә Милли мәдәниятләр елы дип игълан ителгәч, ул бу өлкәгә игътибарны тагын да арттырачак дигән сүз. Без игътибарга бик мохтаҗ. Чөнки вазгыять катлаулы, киеренке. Шундый вазгыятьтә үз-үзебезне саклау – бер-берсенә бәйле. Милли мәдәният, тел, милли мәгариф – бөтенесе бербөтен организм. Аларны аерып карарга карамый. Без һәрбер юнәлешкә зур игътибар бирергә тиеш», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң.

Рамил Төхвәтуллин Татарстан Президентының юлланмасы эчтәлекле булуын билгеләп үтте. «Бөтен өлкәләргә кагылды. Юлламаны атаклы шагыйребез Мөдәррис Әгъләмнең туган тел, туган җиргә багышланган шигыреннән башлавы күңелгә май булып ятты. Юлламада яңгыраган фикерләр күңелне сөендерде», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100