news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин: Мәдәният – җыр һәм такмак кына түгел, ә халык күңеле дә

Рамил Төхвәтуллин: Мәдәният – җыр һәм такмак кына түгел, ә халык күңеле дә
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин «Казан Экспо»да Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара турында фикерен белдерде.

«Россия – зур этник мозаика. Россиядә 200ләп төрле милләт вәкилләре яши. Халыклар арасындагы дуслык – иң өстенлекле булып тора. Мәдәният халыкның күңелен, дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен ачып бирә. Мәдәният – җыр һәм такмак кына түгел, халык күңеле дә әле ул», - диде Рамил Төхвәтуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, нинди генә ситуация була калса да, татарларны өлге итеп куячаклар. «Чөнки татарлар үз тарихларын, хәтерен хөрмәт итүче халык. Казан татарлар өчен һәрвакыт маяк - мәркәз булачак. Һәр халык глобаль дөньяда үз-үзен саклап калырга тырыша. Моның өчен, беренче чиратта, дәүләт ярдәм күрсәтергә тиеш. Дәүләт күзлегеннән караганда, бу бик тә кирәк. Чөнки нәкъ менә Россиядә булган байлык бөтен нәрсәнең терәге булып тора», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100