news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин «Апуш» театр студиясе киләчәктә зур хәрәкәткә әверелер дип ышана

ТР Дәүләт Советы депутаты, Камал театры актеры Рамил Төхвәтуллин «Апуш» театр студиясен киләчәктә «Сәләт» кебек зур хәрәкәт итеп күз алдына китерә. «Бу зур театраль феноменга әверелергә мөмкин», дип фаразлады ул «Апуш» балалар театр студиясенең Ленин мәдәният сараендагы филиалында «Кечтүк» спектаклен карагач.

«Апуш» балалар театр студиясе өченче спектакле тамашачыга бүген - Халыкара туган тел көнендә тәкъдим ителде. Студиянең өченче филиалы үз спектаклен Ленин мәдәният сарае сәхнәсендә күрсәтте.

«Мин бүген шул кадәр бәхет хисләре кичерәм, якты өметләр уянды. Театр аша туган телгә мәхәббәт уяту, минемчә, иң дөрес юл ул. Оештыручылар милләткә файдалы эш эшлиләр. Бу безнең киләчәгебез», – диде Рамил Төхвәтуллин.

Ул үз вакытында Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшев татар театрында яңа музыкаль жанр тудыруын искә төшерде. «Миңа калса бездә мюзикл жанры туып килә. Чөнки безнең халык җырлы биюле әсәрләрне ярата. Бу жанр безгә бик туры килә», – диде ул балалар чыгарган музыкаль спектакльгә зур өметләр баглап.

«Апуш» балалары чыгарган «Кечтүк» спектакленең режиссерлары – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакль Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелды.

«Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният сараендагы филиалында утызлап бала шөгыльләнә. Спектакльдә аларның барысы да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100