Безнең бәхетебезгә Рәисебез гениаль фикер яңгыратты. Музыкаль мирасыбызны саклау һәм үстерү өчен, 100 елга беренче мәртәбә безгә шундый мөмкинлек туды. Республикада яшәгән күп санлы халыклар өчен бу – зур бүләк булыр иде. Халыкны югары сыйфатлы сәнгатькә җәлеп итү, югары музыкаль зәвык тәрбияләү дигән сүз бит ул.
Монда бит дөньякүләм шедервларны – оперетталарны, мюзиклларны күрсәтеп булачак. Балалар өчен күпме кызыклы музыкаль әкиятләр бар – аларны чыгару мөмкинлеге була. Без монда аутентиклык турында да сүз алып бара алабыз. Безнең Мирасханәдә әкиятләр генә дә, минем белүемчә, 2 меңнән артык, 7 меңнән артык халык җырлары тупланган. Бу эшкә фәнни күзлектән карарга кирәк.
Сүз уңаеннан, үткән гасырның 30нчы елларында Мәскәүдә ГИМН дигән аббревиатуралы (Государственный институт музыкальной науки) оешма булган. Ул Бөек Ватан сугышы башлангач кына ябыла. Уйлап карагыз әле: ул вакытта нинди тирән караш булган һәм фәнни күзлектән эш алып барылган! Ни гаҗәп, әмма ул замандагы белгеч-җитәкчеләр тирәнрәк фикер йөрткән, күрәсең. Чөнки бары тик фән критерийларына нигезләнеп эш итү амбициоз һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, ди ул.
Рамил Төхвәтуллин белән Рузилә Мөхәммәтова уздырган тулы әңгәмәне «Интертат» сайтында укый аласыз.
Рамил Төхфәтуллин: «Музыкаль театр кирәк, дигән фикергә ябышырга кирәк»