Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамил Төхфәтуллин белән Миләүшә Айтуганова Мәрҗани турында фильм идеясен тәкъдим итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Татаркино» директоры Милүшә Айтуганова һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм аның урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллинга күренекле дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм төшерү идеясен тәкъдим иткән.
«Мөфти бу башлангычны хуплап, фильм төшерүдә консультацион ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде», дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
«Мөфти бу фильмның «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларындагы чараларның иң әһәмиятлесе була алыр дигән фикер белдергән.
Фильмның режиссеры – Рамил Төхфәтуллин, продюсеры – Миләүшә Айтуганова. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына бу мәгълүматны Рамил Төхфәтуллин раслады.
«Укытучы» дигән тулы метражлы кинотасманы төшерүдә «Мосфильм» киноконцерны» базасында «Фильм Фьюжн ПРО», РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.
Кунаклар хәбәр иткәнчә, «Укытучы» кинофильмының сюжет нигезенә дин галименең балачагы, үсмер чагы һәм аның галим буларак формалашу еллары ятачак. Фильм Татарстанда – 2025 елның июлендә, Бохарада һәм Сәмәркандта октябрьдә төшерелер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз