news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин Президент Юлламасы турында: Иң мөһиме — яшәү рәвеше сыйфатын үстерү

«Матди яктан уңыш булмаса, үсеш чикле булыр», — диде депутат.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Советы депутаты, халык артисты Рамил Төхвәтуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Юлламасында республика халкының яшәү рәвеше сыйфатын яхшырту турындагы фикерен ошатуын әйтте.

«Бөтен өлкәләргә кагылышлы фикерләр яңгырады. Икътисад, сәнәгать, финанс базасына басым ясалды. Уңышка ирешү өчен республика алга таба икътисад ягыннан үсеш күрсәтергә тиеш. Төп максат — кешенең яшәү рәвешен, мәдәният, сәнгать өлкәләре сыйфатын яхшырту. Матди яктан уңыш булмаса, үсеш чикле булыр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, мәдәният турында сүз йөрткәндә, Президент Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасын яшьләр бинасына биреләчәген искәрткән. «Бу хакта гомуми сүз белән генә әйтелде», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100