news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхвәтуллин: Мин туган йортка кайттым

Яңа сезонда Татарстанның халык артисты Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләячәк.

(Казан, 1 август, "Татар-информ", Айсылу Хафизова). Рамил Төхвәтуллин яңа сезонда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләячәк. Бүген бу хакта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев труппаның ялдан соң оештырылган җыелышында хәбәр итте.

"Мин туган йортка кайттым, бу – зур бәхет. Ниһаять! Чөнки мин бу хакта инде күптәннән хыялланган идем. Әмма төрле сәбәпләр аркасында бу хыял чынга ашмый килде. Баксаң, театр тамашачылары да мине бик көткән икән", – ди Рамил Төхвәтуллин.

Яңа рольләр хакында сөйләгәндә, ул яшь егетләрне уйнап булмас инде, диде шаяртты. "Без драматургиягә бәйле. Мин гел драматурглардан көчле һәм җитди, хәтта сәяси әсәрләр көтәм. Әмма без ирексез кешеләр, режиссерлар безгә биргән рольне генә уйныйбыз ", – дип белдерде ул.

В.И.Качалов исемендәге Казан академия Зур рус драма театрында уйнавы турында Рамил Төхвәтуллин, хәзерге вакытта алар белән килешү тәмамланды, дип аңлатты. "Мин анда ике сезон эшләдем. Бөек драматургиядә катнаштым. "Скрипач на крыше" әсәрендәге эшем миңа эчке дөньямның яңа офыкларын ачты. Мин аны үзем өчен бер биеклек дип саныйм. Мин бөтенләй башка тамашачы, башка реакция, башкалар мөнәсәбәтләр, башка труппа, башка артистлар белән очраштым. Анда барысы да башкача. Тик барысы да безнең эчке дөньяны баета – файдага гына", – дип саный Рамил Төхвәтуллин.

Исегезгә төшерәбез, Рамил Төхвәтуллин 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Марсель Сәлимҗановның Камал театры труппасына кабул ителә. Биредә ул 2007 елга кадәр эшли. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы мәдәният һәм республика халыкларының телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе булып эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100