news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Төхфәтуллин: Юлламаның күп өлеше милли мәгариф, мәдәнияткә багышланган

“Ана телендә киләчәк буыннарга да сөйләшергә язсын дигән фикер яңгырады”, - ди депутат.

Рамил Төхфәтуллин: Юлламаның күп өлеше милли мәгариф, мәдәнияткә багышланган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин фикеренчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш Дәүләт Советына беренче Юлламасында милли мәгарифкә, милли мәдәнияткә зур урын бирелгән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Бик тәэсирле Юллама булды. Шәхсән минем өчен шунысы әһәмиятле булды: мәгарифкә, мәдәнияткә, аерым алганда, милли мәгарифкә, милли мәдәнияткә күп басым ясалды. Болар безне борчый торган юнәлешләр. Юлламаның яртысына якын өлеше милли мәгарифкә, милли мәдәнияткә багышланган. Бу актуаль кайнар мәсьәлә”, - ди Рамил Төхфәтуллин.

Аның фикеренчә, Юлламада телне саклауга игътибарлы булу мәсьәләсе аллегория форматында тәкъдим ителгән. “Без барыбыз да бишектә тәрбияләнгән, ана телендә киләчәк буыннарга да сөйләшергә язсын дигән фикер яңгырады”, - диде.

Гомумән алганда, Рамил Төхфәтуллин Юлламада һәр өлкәгә зур игътибар бирелгәнен әйтте. “Икътисад, сәясәт, милли мәсьәләләр, ТАССРның 100 еллыгы, халык саны исәбен алу, даһи шәхесләрнең юбилейлары турында да сүз булды. Президент, Хөкүмәт тарафыннан сәнгать әһелләре игътибарга лаек икән, бу инде зур өметләр уята”, - ди депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100