news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Шәрифуллин: Казан циркы илнең иң яхшы цирклары өчлегенә керде

Татарстан циркының яңа ел тамашасы күп кенә рейтингларда икенче урынны алды.

Рамил Шәрифуллин: Казан циркы илнең иң яхшы цирклары өчлегенә керде

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казан циркы, Яңа ел тамашалары рейтингларыннан күренгәнчә, илнең иң яхшы цирклары өчлегенә кергән. Бу хакта цирк директоры Рамил Шәрифуллин Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. 

«Рейтингларга килгәндә, күпләр безнең Яңа ел тамашасын Мәскәүдән соң икенче урынга куйды. Ягъни без Яңа ел тамашалары нәтиҗәләре буенча ил цирклары арасында беренче өчлектә торабыз», — диде Шәрифуллин.  

Директор Казан циркы Бертуган Запашныйлар, Анатолий Сокол, Гия Эрадзе кебек артистлар эшенә тигезләнә, дип искәртте ул. 

«Россиядә бик лаеклы берничә цирк бар. Аларның һәркайсында үз эшенең осталары эшли, без аларга зур хөрмәт белән карыйбыз», — дип өстәде ул.

Интервьюның тулы версиясе Sntat.ru сайтында урнаштырыла. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100