Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Шәмсетдиновның адвокаты: Махсус операциядә массакүләм үтерү турында хәбәр - фейк
2019 елда армиядә үзенең 8 хезмәттәшен үтергән Рамил Шәмсетдинов, янәсе махсус хәрби операция зонасында массакүләм үтерү башкарган дигән хәбәр Интернетта барлыкка килде. Әлеге мәгълүматлар чынбарлыкка туры килми һәм фейк булып тора. Бу хакта Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев хәбәр итте.
Ул белдергәнчә, хәзерге вакытта Рамил Төмәндә 2нче колониядә утыра, ул махсус хәрби операция зонасында түгел. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Ул бернинди үтерү һәм башка җинаятьләр кылмаган. 4 июньдә, Рамилнең туган көнендә, әтисе һәм абыйлары аның белән озак вакытлы очрашуга җыена», - дип хәбәр итте адвокат.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның декабрендә Рамил Шәмсетдинов «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе белән контракт төзергә һәм махсус хәрби операциягә китәргә тели дигән мәгълүмат чыккан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз