news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин Түбән Камада Татарстан Милли китапханәсе кебек иҗади киңлек булдырырга кушты

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Түбән Камада Татарстанның Казандагы Милли китапханәсенә охшаш китапханә булдырырга кушты. Ул яңа мәйданчыклар булдырган вакытта иҗади алым кулланырга кирәген билгеләп үтте.

«Китапханәләр – ул китап саклау урыннары гына түгел, ә күп кенә яңа проектлар формалаша торган мәйданчыклар. Бу урыннар безнең яшьләр арасында модалыга әверелергә тиеш», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Мондый киңлекнең үрнәге булып Казандагы Милли китапханәне санарга мөмкин. «Әгәр Казанда Милли китапханә яныннан узсаң, анда яшьләр бик күп. Бу аларның очрашу, җыелу, фикер алышу урыны. Безнең шәһәр өчен дә мондый киңлек булдыру бик мөһим. Шунда ук театр мәйданчыклары, иҗади зоналар урнашкан», – диде ул.

Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлназ Арсланова Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы халкына китапханә хезмәтен ике китапханә системасы күрсәтүен, аларның составына 44 филиал керүен хәбәр итте.

Халыкка уңайлы булсын өчен 2023 елда тәүлек әйләнәсе эшли торган «Библиотека 24» кайнар линия номеры эшли башлаган. Кыска вакыт эчендә операторлар сорауга җавап табарга, китапның барлыгын яки булмавын белергә, китапны озайтырга, чарага яздырырга ярдәм итә, тагын бер хезмәт – китапларны броньлау һәм китереп бирү хезмәте кертү планлаштырыла.

Киләчәктә Түбән Кама китапханәләренең үсеше халыкның үсә барган ихтыяҗларына туры китереп үзгәрәчәк. Бу шулай ук RFI -технологияләр нигезендә китапханә процессларын автоматлаштыру; 100 процент электрон уку билетына күчү; туган якны өйрәнү документларын цифрлаштыру. Шулай ук буккроссинг өчен шәһәрнең җәмәгать урыннарында вандаллар вата алмый торган китап шкафлары урнаштыру, китапханәдән алынган китапларны 24/7 тапшыру өчен китап кайтару станциясе сатып алу, шулай ук яңа арт-киңлек базасында уку һәм аралашу үзәге ачу күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100