Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рамил Муллин: Түбән Камада рөхсәтсез чүплекләрне бетерү 10 миллион сумга төшә
Түбән Кама шәһәре бюджеты чүпне тиешсез урынга ташлау аркасында ел саен 10 миллион сум акча югалта. Бу турыда шәһәр башлыгы Рамил Муллин белдерде, дип яза chelny-biz.ru.
«Бу акчаларны тотар урыныбыз бар - парклар, бакчалар. Ел саен йөк ташучылар намуссыз рәвештә чүпләрен урманнарга, паркларга, Омшанка ярларына илтеп аудара, - диде Рамил Муллин. - Хәзер фатирларда ремонт ясаучылар күп. Оешма белән килешү төзегәндә, алар сезгә чүп полигонга барып җитсен өчен талон бирергә тиеш. Ниндидер тиеннәрне янга калдырырга тырышып, без экологиягә һәм шәһәр бюджетына бик зур зыян салабыз», - дип аңлатты мэр.
Муллин авыл җирлекләрендә дә рөхсәтсез ясалган чүплекләр белән көрәш бара диде.
«Без урамнарда күргән бөтен әйбер - безнең культура нәтиҗәсе, кайдадыр коммуналь хезмәтләрнең эшләп җиткермәве. Без гаеплеләрне эзләмибез, безнең бурыч - барысын да тәрптипкә китерү. Авыл җирлекләре буенча зур эш бар - зинһар, өстәмә чүплекләр ясамагыз, бөтенесен дә вакытында җыештырырга кирәк. Кемдер «без чүпне гомер буе шунда ташыдык» дип әйтә. Хәзер алай ярамый һәм моның өчен муниципалитетларга җәза бирәләр», - дип кисәтте ул. Шулай ук яз башлангач дачалардан иске әйберләр, чүп-чар күп чыгаруларын әйтеп, бу чүплекләр белән көрәшүне бакча оешмаларының үзләре җаваплылыгына күчерергә кирәк, диде.
Шулай ук Муллин 1 апрельдән шәһәр һәм район территориясен җыештыру икеайлыгы башлануын да билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз