news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Муллин Түбән Кама районында җирле сайлауларда җиңде

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин №9 Шинников округында Түбән Кама шәһәр советы депутаты булып сайланды. Ул ике көндәшен – КПРФ вәкиле Булат Хуҗиевны һәм «Гадел Россия»дән Фидаил Кәримовны җиңде. Бу турыда «Сайлаулар» системасында хәбәр ителә.

Бюллетеньнәрне тикшерү йомгаклары буенча, Рамил Муллинга 6,6 меңнән күбрәк кеше, Булат Хуҗиевка 1,6 меңнән күбрәк кеше тавыш биргән. Фидаил Кәримов 441 тавыш җыеп өченче урында булган.

Рамил Муллин Түбән Кама районы белән 2021 елда, элекке җитәкче Айдар Метшин Россия Дәүләт Думасы депутаты булып сайлангач идарә итә башлады.

Түбән Кама районы башлыгы булу өчен Рамил Муллин муниципаль сайлауларда җиңәргә, аннан соң Түбән Кама муниципаль районы Советына керергә тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot