Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рамил Муллин Түбән Кама районы башлыгы вазифасыннан китте

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин муниципалитет җитәкчесе булып өч ел эшләгәннән соң вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшерде. Районның чираттан тыш сессиясендә Совет депутатлары аның отставкасы өчен тавыш бирде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнаша.
«Хөрмәтле депутатлар! Миңа хезмәт эшчәнлегемне Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе сыйфатында дәвам итәргә тәкъдим ителде. Шуңа бәйле рәвештә, мин шәһәр һәм район советларына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм шәһәр мэры вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гаризалар тапшырдым. Шулай ук район Советына Булатов Роман Фәнил улыннан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасында вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза килде», - дип белдерде ул.
Рамил Муллин Түбән Кама районын 2021 елның ноябрендә элеккеге башлык Айдар Метшин РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланганнан соң җитәкләде. Муллин карьерасындагы бу өч елны җиңел булды дип әйтерлек түгел.
Юллар һәм җәмәгать транспорты, экология проблемалары, мигрантлар белән бәйле вәзгыять шәһәр халкы арасында зур киеренкелек тудыра, ә ТКХ челтәрләре Татарстанда гомуми фикер алышу предметына әверелде. Узган кышта барлыгы 700 авария теркәлгән, кешеләр кайнар сусыз калган, ә кайбер йортларда температура +15 градустан артмаган.
Түбән Каманың элеккеге мэры челтәр хуҗалыгында тәртип урнаштыру өчен кимендә 5 ел һәм бик күп акча кирәк булачак дип саный. Башта сүз 5-6 миллиард сум турында барды, аннары фаразланган сан ике тапкырга артты.
2022 елның февралендә Муллин һәм аның командасы шәһәрнең 2026 елда билгеләп үтеләчәк юбилеена багышланган «Түбән Кама-60» программасы инициативасы белән чыкты. Мэр республиканың нефть химиясе үзәгеннән алып Россиянең нефть химиясе тармагы башкаласына кадәр үсү бурычын куйды. Программаны гамәлгә ашыру өчен 68 миллиард сум акча кирәк. Бу эшләрнең барысын да аның урынына килгән кешегә гамәлгә ашырырга туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз