news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин Түбән Кама районы Башкарма комитеты башлыгы вазифасыннан китте

Рамил Муллин Түбән Кама районы Башкарма комитеты башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Ул Шинников округы буенча шәһәр Советы депутаты итеп сайланды. Депутатлар Муллинның отставкасын бертавыштан кабул иттеләр. 

Түбән Кама районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Роман Булатов билгеләнде.

Яңа җитәкчене билгеләү өчен ТР Президенты Указы буенча конкурс комиссиясе төзелде. Аңа алты кеше керде: алар - Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты, комиссия рәисе Александр Умников, Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты, комиссия рәисе урынбасары Марина Камелина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, Түбән Кама районы Советы депутаты Дмитрий Филиппов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (килештерү буенча) Валерий Власов. 

Түбән Кама районы Башкарма комитетының яңа җитәкчесен конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр. Кандидатлардан документлар 16 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Советлар йорты бинасында (Төзүчеләр проспекты, 12нче йорт, 2нче кабинет) кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100