Рамил Муллин Түбән Кама кызының Яңа Кырлай авылына сәяхәт итү хыялын тормышка ашырды

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Түбән Камада яшәүче 8 яшьлек Виктория Ремизова үзенең хатында Арча районы Кырлай авылындагы «Могҗизалар урманына» бару хыялы турында язган.
Аның теләге чынга ашты. Түбән Кама мэры Рамил Муллин ярдәме белән 17, 18, 21нче микрорайоннарда яшәүче мобилизацияләнгәннәрнең балалары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Арча районының Яңа Кырлай авылына сәяхәт оештырылды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Һәркемне «Могҗизалар урманы» интерактив паркында серле һәм көтелмәгән урман сукмаклары буйлап, мавыктыргыч сәяхәт көтә иде. Балалар Шүрәле, Убырлы Карчык, Аждаһа һәм Кыш Бабай резиденциясендә кунакта булды. Анда аларны татлы бүләкләр белән сыйладылар. Программа төшке аш белән тәмамланды.