news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин сөт күрсәткечләре турында: Калганнар Мөслим кебек эшләргә өйрәнсен!

Мөслим районы башлыгы район терлекчелек буенча артка калмаган дип саный.

Рамил Муллин сөт күрсәткечләре турында: Калганнар Мөслим кебек эшләргә өйрәнсен!
muslumirc.ru

(Казан, 15 февраль “Татар - информ”, Алинә Кадриева). Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин сөт җитештерү буенча күрсәткечләр түбән булу сәбәпләрен аңлатудан баш тартты. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Башта районга килеп карагыз, нәрсәсе артта калган икәнен. Бу телефоннан хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Мөслим районы кебек эшләргә өйрәнсеннәр әле калган районнар” , - дип җавап бирде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда 2018 елда Мөслим районы 10,8 мең тонна сөт җитештергән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 62 процент, республикада иң түбән күрсәткеч.

  • Министрлар Кабинетында узган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга, Бөгелмә районнары белән бергә Мөслимне дә тәнкыйть итте һәм бу район җитәкчеләренең эшләреннән азат итү мөмкинлеге хакында әйтте.

Бүген районда бер сыердан 8,6 литр сөт савып алалар. Бу 43 район арасында кырыгынчы урын. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, районда иң түбән күрсәткечле хуҗалыклар – көненә быел сыердан 10,1 литр сөт савып алган “Август-Мөслим” хуҗалыгы (җитәкчесе – Владимир Заляйскалнс).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100