news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин «Эшкә велосипедта» акциясендә катнашты

Рамил Муллин «Эшкә велосипедта» акциясендә катнашты
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама мэры Рамил Муллин «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Рамил Муллин сүзләренә караганда, велосипед - Түбән Кама кебек шәһәр өчен идеаль транспорт чарасы. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бу юнәлештә күп эш башкарылды инде. Быел без тагын 14 километр велосипед юлы төзедек. Гомумән алганда, бу юл хәзер скутерларда, велосипедта йөрергә теләүчеләр өчен 26 километрга җитте», – диде ул.

Мондый транспорт төрен сайлап, шәһәрнең проблемаларын күрергә һәм кешеләр белән сөйләшергә була, дип саный Рамил Муллин.

Түбән Кама мэры маршрутларны һәрвакыт төрлечә сайлый һәм мондый алым шәһәр, район белән нәтиҗәлерәк идарә итәргә ярдәм итәчәк, дип уйлый.

 «Машина тәрәзәсеннән күзәтү бер хәл, ә барысын да якыннан күрү бөтенләй башка. Бу дәрт, яхшы кәеф, иртәнге физкультура», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100