news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Мирзаһитов: Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүгенгесе көчле

Рамил Мирзаһитов: Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүгенгесе көчле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүгенгесе көчле булуын әйтте. Бу хакта ул бүлекнең 80 еллыгы уңаеннан узган тантанада сөйләде

«Бик әйбәт материаль-техник базабыз бар, укытучыларыбыз бик көчле. Фәнни журнал чыгарабыз, үзебезнең студия бар. Бөтен дөньяга танылган Каюм Насыйри исемендәге институтыбыз бар. Театр түгәрәге, бию ансамбле эшли, студентларның фәнни түгәрәкләре эшләп килә. Ел саен бюджет урыннарга студентлар кабул итәбез. Татар теле һәм әдәбияты бүлегенең бүгенгесе көчле. Бу киләчәккә өмет белән карарга ышаныч бирә», – дип сөйләде ул.

Мирзаһитов бүлекнең үткәнен дә билгеләп әйтте. «Безнең бик данлыкты үткәнебез бар. Һәр җирдә мактанып сөйләрлек шәкертләребез, бүлекне тәмамлаучылар бар», – диде.

Ул юбилей тантанасына «УНИКС» залына килгән кунакларга рәхмәт әйтте. Кунакларга театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100