Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамил Миндияр: Балачактан ук оялчан булдым, кеше күрмәгәндә генә җырлый идем
14 майда 18.30 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндиярның концерты була. Артист үзенең иҗади эшчәнлеге, балачак истәлекләре һәм алдагы планнары белән уртаклашты.
«Мин беркайчан да югалмадым. Җырлар башкарам, чакырган җирләргә йөрим. Телевидениедән күрсәтмиләр – анысы миннән тормый. Концертта яңа җырлар булачак. Күбрәк гитарада уйнап җырлыйм. Бакчада эшләп арып керсәм дә, иртән торсам да кулыма гитара алам да, кылларын чиртәм дә, эшемне дәвам итәм. Йокларга ятар алдыннан да гитараны кулыма алам. Мин бары тик тере тавышка гына башкарам», – дип сөйләде артист.
Үзенең балачагын искә алып, Рамил Миндияр бик оялчан булуын билгеләп үтте. «Балачактан ук оялчан идем, кеше күрмәгәндә, кеше ишетмәгәндә урманда җиләк җыйганда, көтү кайткач сыерны ашатып кайтырга дип, урамга чыгып китә идем дә, җырлый идем. Гаиләдә дүртәү идек, мин – төпчек бала. Хәзер инде берүзем калдым. Башлангыч класста укыганда җырлавымны сорадылар. Кеше алдында җырлаган булмагач, «тәртибеңә икеле куябыз» диделәр дә, чыгып җырларга туры килде. Балачакта гармун сатып алып биргәннәр иде, уйнарга өйрәнә алмадым», – ди ул.
Артистның гаиләсендә әтисе музыкаль кеше булган. «Гармунда әткәй генә уйный иде. Ул гомер буе колхоз эшендә эшләде, колхоз рәисе дә булып алды, әнкәй Бөек Ватан сугышы вакытында колхоз рәисе булган. Әнкәй тәмле ашлар пешерә иде, шунлыктан аны бәйрәмнәргә, туйларга пешерешергә чакыра иделәр. Әткәй бик шук кеше иде, яшь тайларны җигәргә өйрәтә иде. Табигать җанлы кеше иде», – дип искә алды Рамил Миндияр.
Гитарада уйнарга ул театрдагы роле аркасында өйрәнгән. «Театрда эшләгәндә рәссам ролен бирделәр, анда: «ул гитарада уйнап җырлый», – дип язылган. Гадәттә, спектакльне өч ай дигәндә әзерләп чыгаралар. Шул вакытта гитарада уйнарга өйрәнергә туры килде. Җиңел өйрәндем. Сәнгать институтында театр бүлегендә укып, театр һәм кино актеры белгечлеген үзләштердем. Дүртенче курста укыганда театрда эшли башладым», – диде ул.
Җырчының концертында шулай ук баянчы Ринат Мөхетдинов, яшь җырчылардан Аиша (Илсөя Ганиуллина) катнашачак. Кичәне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин алып барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз