news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшинны туган авылы Кочко-Пожар авылында җирләделәр

«Туган ягында һәйкәл кую турында уйлыйбыз», - диде Рамил Салихҗанов.

Рамил Курамшинны туган авылы Кочко-Пожар авылында җирләделәр
Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшинны бүген Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылы зиратында җирләделәр.

«Без Рамил абый белән таныш идек. Рамил Курамшин Кави Нәҗми, Әхмәт Саттар, Хәйдәр Бигичев кебек даһиларыбыз белән бер сафта иде. Аны туган авылы зиратында әтисе-әнисе янында җирләдек. Җирләргә Гөлзар исемле бертуган сеңлесе, классташлары килгән иде. Рамил абыйны бары тик яхшы яктан гына искә алдык. Барлыгы 150ләп кеше җыелды. Аның рухына дога кылдык», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Түбән Новгородның Спас районы депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов.

Аның әйтүенчә, Рамил Курамшинның исемен мәңгеләштерергә кирәк. «Туган ягында һәйкәл кую турында уйлыйбыз», - диде ул. Хушлашу чарасында муниципаль округ һәм авыл җирлеге башлыклары, администрация вәкилләре, авыл халкы катнашкан.

«Туган ягында Илһам Шакиров белән концертлар куя иделәр, аларны йөртә идем мин. Рамил абый туган ягына кайткан саен, аны каршы алып, мунча кертеп, пәрәмәчләр белән сыйлый идек. Бездә Бозлау, Тукай, Татар Моклокасы, Ишәй дигән авыллар бар, Рамил абый шушы дүрт авылга багышлап, җыр иҗат иткән иде. Сүзләрен дә, көен дә үзе язган. Яхшы кеше иде, урыны җәннәттә булсын», – дип искә алды Рамил Салихҗанов.

Видео авторы – Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы баш мөхәррире Олег Әндерҗанов.

  • Легендар баянчы Рамил Курамшин белән хушлашу: «Күп сөйләшми торган тыйнак кеше булды»

  • Рамил Курамшинның соңгы көннәре: «Картлар йортына да урнаштырып булмады, кызганыч...»
  • Баянчы Рамил Курамшин җырлары һәм әсәрләре
  • Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган. Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли.

  • Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле.«Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.

  • Училищеның 2 курсын тәмамлаганда, ул радиодан чыгышлар ясый башлый. Баян өчен үзе язган пьесаларны, татар халык көйләрен эшкәртеп уйный: «Баян өчен пьеса», «Шаяру», «Концерт пьесасы», «Төймә», «Карабай», «Җыен көе». Укыган елларда ук төрле концертларда Фәхри Насретдинов, Идеал Ишбүләков, Рәйсә Билалова, Венера Шәрипова, Хәдичә Гыйниятова, Әлфия Галимова, Габдулла Рәхимкулов, Зифа Басыйрова кебек җырчыларга да уйнарга туры килә.

  • Аның баян өчен язган күпсанлы пьесалары музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә башкарыла, «Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара конкурсы» кысаларында яшь башкаручылар тарафыннан яңгырый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100