news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшин: Чын татар җырчысы милләт өчен файдалы фикерләрен җиткерә белергә тиеш

«Тел, моң саклансын, дип борчылам», - диде күренекле баянчы.

Рамил Курамшин: Чын татар җырчысы милләт өчен файдалы фикерләрен җиткерә белергә тиеш
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор Рамил Курамшин татар җырчылары милләт өчен файдалы фикерләрен җиткерергә, гамәлдә күрсәтергә тиеш дип саный.

«Беренчедән, ул үз халкының тарихын белсен. Радио тапшыруларны тыңлыйм. Анда шулкадәр акыллы фикерләр әйтәләр, шуларның беразын гына отып калсаң да, син инде шул белемнәр белән дә теләсә кемне «егып сала» аласың. Сәхнәдән генә мин-минләнеп түгел, ә бүтән җирдә дә белемеңне, акылыңны, милләт өчен файдалы сүзләреңне җиткерергә, гамәлдә күрсәтергә тиешсең», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Музыкант фикеренчә, элекке замандагы уртакул җырчы бүгенге «йолдыз» булып йөргәннәрдән күпкә өстенрәк булыр иде. «Әгәр дә белгечләрдән торган худсовет булса, аларны тәртипкә салып булыр иде. «Чүп-чар»га бераз киртә куелыр иде. Бөтен бәла шунда: халык җырларын башкаручылар, мөстәкыйльлеккә чыккач, шул эстрада агымына кушылып китә, акча эшлиләр. Кайда акча – анда профессиональлек юк», - диде ул

Рамил Курамшин сәнгать өлкәсендә консерватор булуын әйтте. «Тел, моң саклансын, дип борчылам», - диде баянчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100