news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшин: Татар моңын тулысынча баянда күрсәтеп була

«Тальянда гына моң» диючеләр белән килешеп бетмим», - диде баянчы.

Рамил Курамшин: Татар моңын тулысынча баянда күрсәтеп була
Солтан Исхаков

Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор Рамил Курамшин фикеренчә, татар моңын, бормаларын баян уен коралында уйнап күрсәтеп була.

«Гармуннарның да төрлесе бар. Кайсы әче телле, яңгырашы ягыннан татарга килешми торганнары бар. Хәзер тальянга берьяклы авыштылар. Мәсәлән, мин бары тик баянда гына уйнар идем. Анда мин ничек телим, шулай уйный алам. «Тальянда гына моң» диючеләр белән килешеп бетмим, ә менә баянда нинди генә бормалар чыгармыйсың – татар моңын тулысынча баянда күрсәтеп була», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Музыкант тальян гармунны яңгырашы ягыннан «ярлырак» дип бәяләде. «Ул күбрәк туй-мәҗлескә бара. Тальянны бөтенләй инкяр итмим. Шул ук вакытта аңа мөкиббән китмим. Кемдер тальян гармунда яратып уйный икән, уйнасын. Бер сүзем юк. Ләкин татарча булсын. Төрле кешенең төрлечә килеп чыга инде ул. Аларны үзешчән түгәрәкләрдә эшкәртергә, пропагандаларга була», - диде ул.

«Ике рәтле гармуннар тальян гармуннардан әйбәтрәк. Ике рәтле гармуннарда мөмкинлекләр күбрәк. Шәп итеп уйный алсаң – бер хәл, бөтен кеше дә оста итеп уйный алмый бит. Тальян, «Саратов» гармунында, шырпы тартмасы кебек гармуннарда да уйнаучылар уйнасын, әйбәт, сыйфатлы гына уйнасыннар иде, диясе килә», - диде Рамил Курамшин.

Аның фикеренчә, гармунда, баянда уйнаучылар кимеде дип әйтеп булмый. «Радио, телевидениене ачып карасаң, анда һәрчак гармунда, баянда уйныйлар. Ул «Алмагачлар»ны гына да тальянда күпме уйнарга мөмкин икән? Аны баянда да бик шәп уйнап була, фантазияңне генә эшкә җигәргә кирәк», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100