news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшин: Моңлы итеп җырлар өчен бик күп мәшһүр татар җырчыларын тыңларга кирәк

«Бормаларны күңелеңдә тоярга һәм күңелеңнән чыгарып башкарырга кирәк», - диде музыкант.

Рамил Курамшин: Моңлы итеп җырлар өчен бик күп мәшһүр татар җырчыларын тыңларга кирәк
Владимир Васильев

Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор Рамил Курамшин моңлы итеп башкару өчен элекке буын җырчыларын балачактан ук тыңлап үсәргә кирәк дип саный.

«Мин беркайчан да татарлыктан читкә китмәдем. Бормалар гади музыканы баета, ул – татар җырларына хас күренеш. Бормалар – татар халык көйләренең байлыгы. Аны элекке җырчылар да, баянчылар да бик әйбәт эшли иде. Ә менә хәзер, дөресен әйткәндә, татар халык җырлары үлеп бетеп бара, дисәң дә була. Чөнки ул җырчылар бормаларны дөрес җырламый, тыңлап үсмәгән, ул аның күңелендә юк», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Ул баян өчен язылган кайбер әсәрләрендә бормаларны кертүен, нотага язуын әйтте. «Тырышкан, теләгән кеше аларны табып, шул стильдә уйнарга мөмкин. Ул бормаларны башкарып чыгу бик катлаулы. Менә мин Илһам абыйның бер башкорт җырын башкарганын игътибар белән тыңлый идем һәм шунда ук сүзләрен дә, көен дә отып ала идем. Аннан соң үземчә җырлап йөри идем. Вак-төяк җыр түгел иде ул», - ди ул.

«Татарның моңы да шул бормаларда, диләр. Кавказ халкының җырларын ишеткән бардыр. Аларның үзләренең специфик бормалары бар. Алар, безнең кебек, бормаларны онытмый. Алар бормалы җырларның элекке халәтен, нигезен саклый. Аларның барысын да нотага төшереп булмый, ул күңелеңдә булырга тиеш. Аны күңелеңдә тоярга һәм күңелеңнән чыгарып башкарырга кирәк», - диде Рамил Курамшин.

Баянчы җырчыларга элекке музыкантларның, җырчыларның язмаларын тыңларга киңәш итте. «Татар көйләрен уйнаучылар, җырлаучылар бормаларны күңелләренә сеңдереп, аны киләчәк буынга җиткерүне дәвам итсен иде. Олырак музыкантлар белән киңәшеп эшләсәләр, булыр, дип уйлыйм. Аны эшләргә була. Ә бүгенге көн музыкасы белән генә халыкны туендыру җитми», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100