news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшин: Илһам Шакиров янында җырларга куркалар иде, мин курыкмадым

«Аның белән эшләмәсәм, бәлкем, авызымны да ачмаган булыр идем. Аның тәэсире зур булды», - диде баянчы-виртуоз.

Рамил Курамшин: Илһам Шакиров янында җырларга куркалар иде, мин курыкмадым
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор Рамил Курамшин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров янында курыкмыйча җырлаганын искә алды.

«Бервакыт филармониядә җырлаганымны ишетеп алдылар. «Син җырлыйсыңмыни?» – диделәр. Шуннан соң китте... Рамил җырлый икән, дип, Илһам абыйга да әйткәннәр. Ул да мине җырлатты. Ә Илһам абый янында җырларга куркалар иде. Мин курыкмадым, чөнки без гел бергә гастрольләрдә йөрдек. Мин уйныйм, ул җырлый. Туганлашып беттек», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Баянчы 20 елдан артык Илһам Шакировка уйнап йөргәнгә күрә җырлый башлаганын әйтте. «Мин аның бөтен репертуарын яттан җырлап бирә алам. Моны ниндидер коры охшарга тырышу дип түгел, ә аның моңнарының минем күңелгә сеңүе һәм башкару алымнарын (мәктәбен) җентекләп үзләштерү нәтиҗәсе дип кенә аңларга кирәк», - диде ул.

«Төрле концертларда булырга туры килде. Шунда башка «пешмәгән» артистлар да җырлый. Менә шуларны ишетәсең дә, ачу чыга. Тыңлап-тыңлап тора идем дә: «Соң, болай гына мин дә җырлый алам бит», - дия идем. Авылга кайткач тау башына менә идем дә шуннан кычкырып җырлый идем. Өйдә әти янында алай җырлап торып булмый бит инде. Шулай җырлый башладым», - диде музыкант.

Рамил Курамшин Илһам Шакировның «өч тиенлек» җырларны җырламавын әйтте. «Аның белән эшләмәсәм, бәлкем, авызымны да ачмаган булыр идем... Аның тәэсире зур булды. «Менә дигән» тавыш белән җырларга кирәкле җырларны гына башкара иде. Кайвакыт хатирәләргә бирелеп, уйланып-уйланып торам да, аннан соң «кылт» итеп Илһам абыйның юклыгы искә төшә. Йөрәк әрнеп китә. Ул исән булса, янына барып, күрешеп килер идем», - диде ул.

«Ул бит, чыннан да, бөек кеше иде. Илһам абый белән эшләү минем өчен зур этәргеч булды. Аңа аннан-моннан гына уйный алмыйсың. Аның янына чыгып уйнап җибәрү – үзе бер горурлык иде ул», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100