news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшин: Чын сәнгать әсәрен тудыру өчен таланттан тыш, милләтпәрвәрлек тә кирәк

«Мәсәлән, Илһам Шакировның репертуары күңелләрне сафландыра, матурлыкка, иманга өнди һәм милли горурлык хисе уята торган җырлардан гына гыйбарәт булды», - диде музыкант.

Рамил Курамшин: Чын сәнгать әсәрен тудыру өчен таланттан тыш, милләтпәрвәрлек тә кирәк
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор Рамил Курамшин фикеренчә, чын сәнгать әсәрен тудыру өчен, табигый таланттан тыш, үз телеңне камил белү, милләтпәрвәрлек, халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәбият-сәнгатен һәм башка якларын тирәнтен үзләштерү зарур.

«Гастрольләрдә йөргәндә, Илһам Шакиров белән безнең сөйләшүләребезнең төп темасы я җыр-моң турында, я шул алда санап киткән темалар тирәсендә бара торган иде. Шундый җырчыга баянда уйнап йөрүләре бер бәхет булса, искиткеч тирән акыллы абый белән сөйләшеп, фикер алышулары минем өчен икенче бер бәхет иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Илһам Шакиров шушы сыйфатларныӊ барысына ия җырчы булган. «Ул зур эрудицияле шәхес иде. Шуңа күрә дә аның җыр сәнгате халкыбызның бөтен тарихи байлыгын гәүдәләндерүче илаһи сәнгать үрнәге булып тора. Аның репертуары тирән мәгънәгә ия, уйландыра, күңелләрне сафландыра, матурлыкка, иманга өнди һәм милли горурлык хисе уята торган җырлардан гына гыйбарәт булды», - диде ул.

«Илһам абый үзеннән өлкән буын җырчылар, композиторлар турында ихтирам белән искә ала иде. Мәсәлән, аның миңа берничә мәртәбә: «Энекәш, әгәр дә Гөлсем апа (сүз җырчы Гөлсем Сөләйманова турында бара) булмаган булса, мин дә булмый идем», – дип әйткәне хәтердә. Булуын, бәлки, булыр иде дә, тик аның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята», - диде Рамил Курамшин.

Баянчы әйтүенчә, Илһам Шакировның концерт программасында һәрдаим Салих Сәйдәшев җырлары яңгырап торган. «Илһам абыйның таләбе буенча, без баянчылар, концертны Сәйдәшнең «Наемщик» музыкаль драмасына кереш музыкасы белән ачып җибәрә идек», - диде ул.

Шулай ук, ул Илһам Шакировның «Туган тел» җырының дүртенче куплетын җырлавын әйтте. «Габдулла Тукай язган һәм халкыбызның гимнына әйләнгән «Туган тел»нең дүртенче куплетын халкыбыз әле 1980 еллар азагында гына ишетеп белә һәм жырлый башлады. Ә бит Илһам абый аны 1960 елларда ук инде сәхнәләрдән җырлап йөри иде», - ди ул.

«Илһам абый белән даими эшли башлаган беренче гастрольдә үк (1969 ел, май ае) ул бу җырны концертта җырлагач, мин: «Ә нигә соң ул дүртенче куплет мәктәп дәреслекләрендә юк?» – дип сорадым. Ул исә: «Диннән аерылган коммунистлар аны «догам» һәм «Ходам» дигән сүзләре өчен тыйганнар», – дип җаваплады», - диде баянчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100