news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Курамшин үз юбилеенда бүген бөтен артистларга үзе уйначак

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинның юбилей концерты башланып китте.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинның юбилей концерты башланып китте. Легендар татар баянчысы ике бүлектән торган юбилей кичәсе дәвамында сәхнәдә булачак. Әмма котлаулар кабул итеп "тәхеттә" утырмаячак, ә юбилярны котларга килгән җырчыларга баянда уйнап торачак. Бу хакта концерт башланыр алдыннан ул "Татар-информ" хәбәрчесенә үзе әйтте.

Артистны үзе белән бер сәхнәдә хезмәт иткән җырчылар – Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Хәмдүнә Тимергалиева котлый. Сәхнәгә Курамшин фамилиясенең дәвамчысы булган яшь баянчы – Артур Курамшин чыгачак. Егетне Рамил Курамшин абыйның оныгы дип таныштырды.

"Татар-информ" Рамил Курамшинның юбилей концертын онлайн күрсәтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot