news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшин юбилей кичәсе уздыра

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 27 сентябрь көнне сәгать 18.30 да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант, данлыклы баянчысы Рамил Курамшинның юбилей кичәсе булачак.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына филармония матбугат хехмәте хәбәр итә.

Концертта Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Рәшит Сабиров, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Маликов; Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов; Халыкара конкурслар лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазовлар катнашыр дип көтелә.

Программада халык көйләре, татар композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

Курамшин Рамил Сөләйман улы 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар авылында туган.

Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итүче баянчыларның берсе. Аның иҗат юлы алтмышынчы елларның икенче яртысында башланып китә. Баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, бу яңалыкларны ул кыю рәвештә үз иҗатында да куллана. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесаларын музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда, Казан консерваториясендә уйныйлар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100