news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Курамшин иҗатына нәтиҗә ясый, әмма сәхнәдән китмәячәк

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин филармония залында юбилей кичәсен үткәрде.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга, танылган баянчының юбилей концерты барышында, татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышларын бәяләп, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды. Дәүләт бүләген Татарстан мәдәният министры вазифаларын башкаручы Эльвира Камалова тапшырды. Ул Рамил Курамшинның татар музыка сәнгатендәге казанышларын санаганда, аның озак еллар легендар җырчыбыз Илһам Шакиров белән эшләвен дә ассызыклап узды.

Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында легендар баянчы, Татарстанның халык артисты, композитор Рамил Курамшинның юбилей кичәсе узды. Кичәнең башыннан азагына кадәр Рамил Курамшин үз баяны белән сәхнәдә булды. Тамашачы Рамил Курамшин кичәсенә зал тутырып килгән иде. 

Кичәне "Татар-информ" онлайн трансляцияләде. Концерт алдыннан Рамил Курамшин "Татар-информ" хәбәрчесенә бу кичәнең иҗатына нәтиҗә ясау булуын, әмма алга таба да эшләячәген әйтте.

Рамил Курамшинны юбилее белән котлаучылар арасында "Татнефть" вәкиле, нефтьчеләрнең "Хәзинә" газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев тә бар иде. Нефтьчеләр Розалия һәм Рамил Курамшиннарга "Ромашкино" шифаханәсендә үзләре теләгә вакытта ял итү өчен юллама бүләк иттеләр.

Иң истәлекле бүләкне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ясады. Сәхнәдән юбилярны филармония җитәкчелеге исеменнән аның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тәбрикләде.

"Рамил Курамшинга кадәр баянчылар сәхнәдә җырны озата баралар иде, Рамил Курамшин җырчыларны әйдәп бара башлады. Аңа кадәр баянчылар урындыкка утырып уйный иде, Рамил Курамшин җитмеш яшендә дә егетләр кебек басып тора", – диде ул. Фольклор дәүләт ансамбле җитәкчесе булган Айдар Фәйзрахманов тапшырган юбилей бүләге Рамил Курамшин өчен зур сюрприз булды. Ул баянчыга аның әнисе – укытучы Фәриха Курамшинаның тавышы язып алынган флешка бүләк итте.

Юбилярны якташлары исеменнән Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов котлады. Ул Нижгар якларында инде Рамил Курамшинның юбилее уздырылуын хәбәр итте. Рифат Фәттахов Кызыл Октябрь районы үзәге булган Уразавыл үзәгендә Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичевка һәйкәлләр ачылуын искәртеп узды һәм киләчәктә биредә Рамил Курамшинга да һәйкәл булачагына ышаныч белдерде.

Концертның бер блогын Р.Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов чыгышы алып торды.

Артистны үзе белән бер сәхнәдә хезмәт иткән җырчылар – Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Маликов котлады. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина баянчыга багышлап язылган шигырен укыды.

Тамашачы Рамил һәм Рафаэль Курамшиннар дуэтын аеруча яратып кабул итте. Рафаэль Курамшин – танылган баянчы, Рамил Курамшинның Мәскәүдә яшәүче абыйсы. Сәхнәгә Рафаэль Курамшинның оныгы – Артур Курамшин да чыкты. Ул туганнан туган бабасының – Рамил Курамшиның "Һәй, егетләр" композициясен баянда уйнады. Артур Мәскәүдә музыка мәктәбен тәмамлап, быел Музыка көллиятенә укырга кергән. Тамашачы Артурны кат-кат сәхнәгә чакырды.

Концертны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барды. Ул кичә генә үзенең Мәскәүдә Нәфкать Нигъмәтуллин белән концерт куеп кайтуларын, тамашачының 60 проценты Рамил Курамшинның якташлары булып, алар алдында Рамил Курамшинга хөрмәт йөзеннән аның "Һәй, егетләр" көе уйналуын әйтте.

Концерт Рамил Курамшинны баянчы буларак кына түгел, композитор һәм җырчы буларак та тагын бер кат ачты. Юбилей кичәсе Рамил Курамшинның үз башкаруында җырлар белән төгәлләнде. Рамил Курамшин "Карурман" татар халык җырын һәм шагыйрь Кави Латыйп шигырьләренә язылган ике җырын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100