Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Курамшин: Халкым алдында хисап тотачакмын
Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында 27 сентябрьдә танылган баянчының юбилей концерты узачак.
(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 27 сентябрь көнне 18 сәгать 30 минутта Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында Татарстанның халык артисты, танылган музыкант Рамил Курамшинның юбилеена багышланган концерт булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына баянчы Рамил Курамшин үзе хәбәр итте.
“Гомеремне иҗатка, җыр-моңга багышладым, - ди Рамил Курамшин. - 20 ел буе Илһам Шакиров мәктәбен уздым. Моның белән горурланам. Илһам ага белән сәхнәдә чыгыш ясаганда, "Рамил баян гына уйнамый, ул иҗат белән дә шөгыльләнә, үзе җырлар да яза", - дип сирәк булса да мактап куя торган иде. Җитмеш яшьлегемә багышланган концертта иҗатташ дусларым булачак. Юбилей концертында Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Маликов, Рәшит Сабиров, Зөһрә Шәрифуллина,Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, халыкара конкурслар лауреаты Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов катнаша”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз