news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Канипов: Тере җырчыларны, тере тавышны бернинди дә ясалма тавышлар алмаштыра алмый

Соңгы арада социаль челтәрләрдә ясалма фәһем «башкарган» «Синең янда гына юл башым» җыры бик популярлашып китте. Бу җырның көй авторы Рамил Канипов җырның язылу тарихы, иҗат өлкәсе турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Рамил Канипов: Тере җырчыларны, тере тавышны бернинди дә ясалма тавышлар алмаштыра алмый
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«ӘлхәмдүлиЛләһ, язылучыларым көннән-көн арта бара. Бик зур рәхмәтемне Назыйм Галимовка (ерак юлларга йөрүче блогер – авт.) әйтәсем килә, ул җырымны «матур» дип сайлап алды да, үзенең социаль челтәренә, шәхси битенә алып куйды. Бер төн эчендә җырым йөз мең карау җыйды. Халык шулай җылы кабул иткәнгә үзем дә шаккаттым, җыр шундый популярлашып китәр, дип уйламаган да идем. Миңа җырның көе дә гади кебек кенә иде. Миңа терәк булган, җырымны ошатып тыңлаган һәр кешегә, әти-әниемә, якыннарыма, дусларыма зур рәхмәтемне әйтәм. Миңа шундый мөмкинлекләр ачкан өчен, иң олы рәхмәтем, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә.

Әйе, бу көйне җиренә җиткереп эшләү өчен, күп вакыт сарыф ителде. Үз тавышымны, баян тавышын яздырып, ясалма фәһем программасына урнаштырып, промтларын, стилистикасын, иҗекләрен, татарча моң жанрына җайлаштырып, кимендә 5-6 сәгать вакыт узгандыр, аннары әле ике көн төзәтмәләр кертергә туры килде.

Әмма тере җырчыларны, тере тавышны, күңелгә үтеп керә торган чын татар моңын бернинди дә ясалма тавышлар алмаштыра алмый. Иҗат өлкәсе бит ул күпкырлы, ясалма фәһем белән җырлар яздыру аның бер юнәлеше генә булып калырга мөмкин, дип уйлыйм», – ди ул.

Рамил Канипов белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot