news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Хисамов: Тоткыннарның балалары ата-аналарының хатасы өчен җавап бирергә тиеш түгел

Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Бүген Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында “Мөселман лидеры мәктәбе” кысаларында элеккеге тоткыннарның балаларына ярдәм итү, шул рәвешле аларның “ялгыш сукмак”тан китүен кисәтү турында сүз алып барылды. Әлеге чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Тоткыннарның балаларына ярдәм итү - “Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге”нең шактый яңа башлангычы. Бу үзәк үз эшчәнлеген рәсми булмаган рәвештә 2005 елдан бирле җәелдереп, 2014 елда рәсми теркәлү узган булса да, моңа кадәр, нигездә, җәза үткәннән соң иреккә чыканнарның үзләренә яңа тормыш башларга булышу юнәлешендә эшләгән.

"Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге" аша 300 гә якын кеше узды. Без аларга нинди ярдәм кирәк булуын ачыклыйбыз. Ашау, кием ягын кайгыртабыз, документларын рәткә китерәбез, медицина ярдәме, яшәү урыны белән тәэмин итәбез, эшкә урнашырга булышабыз. Нәтиҗәдә, алар ныклап аякка баса һәм җинаять кылу юлына башка басмый. Безнең үзәк аша узганнар арасында рецидив нибары 3 процент. Иреккә чыкканннан соң үз-үзенә бирелгәннәр арасында исә бу 65 процент тәшкил итә”, - дип сөйләде үзәкнең идарә рәисе Рамил Хисамов.

Быелның август аеннан башлап, үзәк әтиләре яки әниләре ялгыш юлга басып, тәэмин итүчесез калганнарга да ярдәм кулы суза. Ярдәм сораган һәр гаилә янына үзәк вәкиле килеп, бу гаиләнең авыр тормыш хәленә эләгү сәбәпләрен өйрәнә, аларга чынлыкта нинди ярдәм кирәклеген ачыклый һәм ярдәм итәргә тырыша.

"Без һәр очракка аерым якын киләбез. Һәр гаиләгә безнең вәкил чыга. Чөнки бит ярдәмгә мохтаҗ булмаган килеш ярдәм сораучылар да бар. Аннары кайчак гаилә безгә азык-төлек белән ярдәм итегез дип сорый, ә гамәлдә, бу гаилә әгъзасына беренче чиратта эшкә урнашуда булышлык кирәк. Шуңа без башта чынлыкта нәрсә кирәген белешәбез. Шулай ук балалар йортларына, интернатларга да чыгып, хәйрия ярдәме күрсәтәбез", - ди Рамил Хисамов.

Тоткыннарның балаларына ярдәм итү идеясе исә кешенең начар юлдан китү сәбәпләрен ачыклаганнан соң килә. Рамил Хисамов сүзләренчә, җинаять юлына кешеләрне мохтаҗлык, спиртлы эчемлек һәм наркотиклар белән бәйле проблемалар этәргән. Әмма тагын да тирәнрәк тикшеренә башлагач, төп сәбәпнең гаиләдә булуы ачыкланган. Тулы булмаган гаиләдә үсүчеләр, балалар йортында тәрбияләнүчеләр алга таба шундый җинаять юлына баса да. Рамил Хисамов исә, балалар олылар хаталары өчен җавап тотарга тиеш түгел, шуңа да аларга, һичшиксез, ярдәм итәргә кирәк, дип саный. Алга таба үзәк бу эшчәнлек юнәлешен тагын да үстерергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100