Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Ханнанов: Безнең хатабыз – балаларга әдәбият түгел, сингармонизм законы өйрәттек
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Мәктәпләрдә рус телле балалар өчен без татар телен әдәбият аша түгел, морфология һәм фонетика аша кертергә тырышуыбыз - ялгышлыгыбыз булды”, - диде татар әдәбияты өчен дәреслекләр төзүче галим, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза турында сөйләшү вакытында.
“Рус телле мәктәпләргә без әдәбиятны беренчел итеп куймадык. Без балаларга сингармонизм законы өйрәттек, йоткылык тартыгы, тел-ирен тартыгы, тел-теш тартыгы өйрәттек, синтетик иярченле кушма җөмлә һәм бәйләүче чаралар өйрәттек, - ди галим. - Ә безнең беренчел булып әдәбият чыгарга тиеш иде. Без бүген шуның нәтиҗәсен күрәбез инде. Без рус телле мәктәпкә әдәбиятны кайтарырга тиеш”.
Искәртеп үтәбез, бүген Татарстан Язучылар берлегендә проза буенча утырыш узды.Утырышта язучылар белән бергә, әдәбият галимнәре һәм китапханәчеләр катнашты. Анда татар әдәбиятына күзәтү ясап әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Гөлфия Гайнуллиналар чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз