news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил хәзрәт Юныс Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләре Россиядә таралыш тапмаганын әйтте

Дин белгече сүзләренчә, хəзрəтнең идеялəре аның шəкертлəре һəм кайбер чит ил галимнəренə генə мəгълүм була.

Рамил хәзрәт Юныс Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләре Россиядә таралыш тапмаганын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмəтлəре күп иллəргə таралса да, Россиядə таралмаганлыгын əйтте. Бу хакта ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары белəн очрашуда сөйләде.

"Кызганыч, Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмəтлəре күп илләргә таралса да, Россия халыклары арасында бик таралыш тапмый. Шуңа күрә аның идеяләре мәдрәсәсендәге шәкертләрендә һәм кайбер илләрдә булган мәшһүр галимнәрдә генә тарала", - ди Рамил хəзрəт.

Дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең дини, хокукый, иҗтимагый, административ мәсьәләләрдә дә үзенең реформаторлык фикерләрен әйткəненə басым ясады.

"Аның эшчәнлегендə шундый нигез ята: XIX гасыр башында укыганда ук галим Россия составында татар халкының үзенең автономиясе була ала дигəн фикерен ассызыклый.

Без хәзер аның татар халкын дөньяви дәрәҗәгә күтәргән бөек шәхес икәнен танырга тиешбез. Кайда гына булмасын, татар халкы галимнәре белән танылган", - ди Рамил хəзрəт Юныс.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100