news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил хәзрәт Юныс КФУ студентларына ислам банк системасы турында аңлатма бирде

Хәзрәт ислам банк системасында кредиттан процентлар кайтарылмаганы хакында сөйләде.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Дин әһеле Рамил хәзрәт Юныс Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларына исламдагы банкларның процент системасына корылмавы турында сөйләде. 

“Бездә коммерция банклары ставкага кредит бирә һәм кредит алучы аны өстәмә процент белән кире кайтарырга тиеш. Ислам банкында “мударака” дигән төшенчә бар, ягъни, мин ислам банкыннан кредит алган вакытта банк минем эшчәнлегемә катнашучы булып керә", - дип аңлатты ул.

Рамил хәзрәт Юныс аңлатуынча, банктан акча алган кеше процент кайтармый, ә үзенең керемен банк белән бүлешергә тиеш була.

Шулай ук, Рамил хәзрәт исламда өч төрле банк системасы барлыгын да әйтеп узды. Ул шулай ук ислам илләрендә ипотеканың ничек бирелгәнен аңлатты. Мисал өчен, Кече Азиядә арендалау системасы каралган.

Рамил хәзрәт Юныс әйтүенчә, ислам илләрендә бизнесны үстерү өчен дә, ипотека өчен дә, кулланучы кредиты буларак та банклар акча бирә. Әмма берсендә дә процент дигән төшенчә юк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100