Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рамил хәзрәт Насыйбуллов: «Тугра – дәүләт башлыгы билгесе, хакимият символы ул»
Каллиграф Россия Президентына символик бүләк әзерләве хакында сөйләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Дин әһелләре белән очрашуда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга бүләк ителгән тугра авторы, Россия ислам институтының каллиграфия бүлеге башлыгы Рамил хәзрәт Насыйбуллов «Татар-информ» агентлыгына әлеге бүләк хакында сөйләде.
«Тугра – дәүләт башлыгы билгесе, хакимият символы ул. Элек тугра ат койрыгы тагылган колга рәвешендә булган, тора-бара формасы үзгәргән. Бу сүзнең мәгънәсе дә үзгәреш кичергән – теләсә нинди язылган билгене кеше үз символы рәвешендә кабул иткән», - диде Рамил хәзрәт Насыйбуллов.
Владимир Путинга классик тугра бүләк иттеләр. Анда «Владимир Владимирович Путин» дип язылган, кырыенда әлеге сүзләр тагын алты тапкыр кабатлана.
Әлеге туграны әзерләү өчен, бер айга якын вакыт таләп ителгән. Каллиграфиянең мәгънәсе аның матур булуында түгел, ә форма камиллегендә. Барысы да камил булырга тиеш», - дип белдерде Рамил хәзрәт Насыйбуллов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз