Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Хәйретдинов Нияз Халит турында: Күп очракта уртак фикергә килә алмадык, гафу ит
Институт директоры Нияз Халитны профессионал буларак хөрмәт итүен белдерде.
(Казан, 9 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 9 августта, Нияз Халитовны соңгы юлга озатканда, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов архитектордан ике арада булган аңлашылмаучылыклар өчен гафу сорады.
“Нияз Хаҗиевичны архитекторлар, укытучылар, тарихчылар гына түгел, киң җәмәгатьчелек тә яхшы белә иде. Мин аның юклыгын әле дә аңлап бетерә алмыйм. Әйе, авыру булганын да белдем, әмма телефонда аның тавышын ишеткәч, барысы да яхшы икән, дип уйлап куя идем. Мине аның белән иҗат җепләре бәйләп торды. Ул мине “Казан Кремле” музей-тыюлыгындагы фән бүлегенә чакырды. Бу дусларча, хезмәттәшләрчә мөнәсәбәтләр иде. Ул гадәти кеше түгел иде. Нияз Халитов безнең мөхиттә бәхәсләшүләр тудыра иде, ник дигәндә, тарихчылар, археологларның һәркайсы үзен һәрвакытта да хаклы дип саный. “Ничек инде, Нияз Хаҗиевич, бу бит гипотеза?” - дисәк тә, мондый бәхәсләр дөреслекне ачыкларга сәбәп иде. Бу мөнәсәбәттә безнең бәйлелек искиткеч нык иде. Нияз Хаҗиевич дуслары һәм коллегалары йөрәгендә мәңге сакланыр.
Сүзен тәмамлагач, Рамил Хәйретдинов Нияз Халитов җәсәде янында, һәрвакытта да уртак фикергә килә алмаулары өчен, аннан гафу сорады.
“Без һәрвакытта да бер-беребезне бик үк аңлап җиткермәдек, күп очракта бер-беребезнең фикерен кабул итмәдек. Анысы өчен гафу ит. Син әйбәт кеше идең. Барлык коллегалар исеменнән чын күңелемнән тирән кайгымны белдерәм”, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш институтында Нияз Халитов белән хушлаштылар. Архитектор Киндерле бистәсе зиратында җирләнде. Нияз Халитов турындагы башка фикерләрне intertat.tatar электрон газетасында укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз