news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Гарифуллин: Россия эчендәге сәяси вазгыятьне какшату бара

22 март көнне Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында атыш булды. КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин әлеге терактка карата үз фикерен белдерде.

Рамил Гарифуллин: Россия эчендәге сәяси вазгыятьне какшату бара
Фото: «Татар-информ»

Матбугат чараларындагы мәгълүмат төрле-төрле. Гади кешеләр буталып бетте. Монда шунысы аңлашыла: болар барысы да Көнбатыш белән конфронтациягә, Көнбатыш белән сугышка бәйле. Хәзер моны ачыктан-ачык әйтергә була инде. Бу контекстны игътибарсыз калдырырга ярамый. Барысы да Россия белән сугыш контекстында бара.

Аларның «Россияне юкка чыгарырга» дигән максатлары бар. АКШ Россияне икътисади санкцияләр белән җимерә алмады, Украинада да әллә ни уңышлары юк. Хәзер коллектив Көнбатыш һәм АКШ башка ысуллар кулланмакчы була. Бу чаралар Россиянең үз эчендәге сәяси вазгыятьне киеренкеләштерү белән бәйле. Украинага булган игътибарны киметү өчен, гражданнар сугышы халәтен кискенләштерү, моның өчен Россия эчендә сәяси вазгыятьне какшатырга кирәк.

Конфессияара конфликтларны кузгатуга да урын бар. Россия – күп милләтле дәүләт. Хәзер россиялеләрнең икътисади хәле ярыйсы. Ул какшаса, барысы да башка төрле сценарий буенча китә ала. Көнбатыш һәм АКШ милләтләр арасындагы конфликтны киеренкеләштерү өчен барысын да эшләргә омтылачак. Моның нәтиҗәсендә дәүләт эчендә сәяси таркалу барлыкка киләчәк. Теракт ислам экстремистларын кулланып эшләнде. Моны заказ бирүчеләр – коллектив Көнбатыш һәм АКШ. Теракт үзенә күрә бер триггер (конфликт китереп чыгара торган элемент – Р.Гарифуллин) ролен үти. Алар «аерым бер нокталарга басып» низаг чыгарырга тырышачак.

Кешеләр әйләнә-тирәгә карата бик игътибарлы булырга тиеш. Күзәтүнең төрле технологик төрләрен дә көчәйтергә кирәк. Террорлык актыннан соң күпмедер вакыт кешеләр бик игътибарлы, сак булалар, соңыннан алар онытыла.

Кешеләр, бәхет өчен көрәшкәнгә түгел, ә дөнья буйлап капиталы, акчасы, хакимлеге булган аерым бер төркемнәрнең үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, сорауларны хәл итүе аркасында һәлак була. Алар үз эшләрен халык ярдәме белән хәл итәләр. Кешеләр моны аңларга тиеш. Хакимият килә дә китә, алмашына, ә кешеләрнең эшчәнлеге кала.

Бездә терроризмнан саклану концепциясе үсеш алды. Озак кына вакыт тыныч булып торды, оныттык. Хәзер бу активлыкны кабат яңартырга кирәк, – дип аңлатты ул.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән әлеге террорлык акты турында «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100