Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Гарифуллин: Ислам дине — виртуаль дөньяда "кысылып" калмас өчен бердәнбер таяныч
Яшьләр хәзер үзенә таяныч таба алмый, чөнки мәгълүмат дәрьясы бик зур, ди танылган психолог.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Ислам дине – виртуаль дөньяда “кысылып” калмас өчен бердәнбер таяныч. Танылган психолог Рамил Гарифуллин шундый фикердә. Бу хакта ул бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә узган түгәрәк өстәл барышында билгеләп үтте. Чара “Социаль челтәрләр: ирекнең икенче ягы” темасына багышланган иде.
“Безне шул постмодернизмга "куып керттеләр". Яшьләр исә хәзер үзенә таяныч таба алмый, чөнки мәгълүмат дәрьясы бик зур. Кеше хәзер һәр әгъзаның үз фикере булган зур гаиләдә яшәгән балага тиң. Һәр әти-әни үз ягына тарта. Нәтиҗәдә бала аферист булып үсә, чөнки гаиләдә кем хаклы икәнен аңламый, аның таянычы юк. Интернетта да шул ук хәл”, – дип мисал китерде Рамил Гарифуллин.
Аның фикеренчә, безнең планетабыз нерв системасыннан баш миенә әверелә. Ә баш миенең, белүебезчә, сиземләү сәләте кими: ул авыртуларны, хисләрне тоймый, ди психолог.
"Әлегә безнең интернетыбызның нерв системасы бар. Әгәр дә без авыртуны тоябыз икән, димәк күңелебез исән, рухыбыз бар”, – ди Рамил Гарифуллин.
Аның фикеренчә, интернеттагы негатив әйберләрдән котылу өчен кешене изоляцияләргә; мәктәп укучыларына мәгълүматны сайлап ала белергә өйрәтергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз