news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Гарифуллин: Ата-аналарның 16 проценты балалар үсешенә акча тотуны файдасыз дип саный

Тикшеренүләр буенча, 31 процент очракта балалар ата-ана чыгымнарыннан тыш, башка факторлар ярдәмендә үсеш алган.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты мәктәпкәчә һәм башлангыч белем кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин ата-аналарның балаларга белем бирүгә һәм сәләтләрен үстерүгә инвестицияләр кертүенең файдасын тикшергән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча ата-аналарның 41 проценты балаларның киләчәген инвестицияли, бу төркем мондый кертемнәр белән канәгать икәнлеге ачыкланган.

“Икенче төркем – ул балаларның үсеше өчен инвестицияләр булмау сәбәпле, чыгымнарын түләүче ата-аналар (12%)”, - дип сөйләде Рамил Гарифуллин.

Сораштыруда катнашучыларның 16 проценты инвестицияләргә карамастан, баланың уңышка ирешмәвен белдерә.

Моннан тыш, 31 процент очракта балалар ата-ана чыгымнарыннан тыш, башка факторлар ярдәмендә үсеш алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100