news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Галиев: Фотобәйгеләрдә үзешчән фотографлар өчен аерым номинация кирәк

«Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсы лауреатларын Камал театры фойесында оештырылган күргәзмә ачылу тантанасында игълан иттеләр.

Рамил Галиев: Фотобәйгеләрдә үзешчән фотографлар өчен аерым номинация кирәк
Рамиль Гали

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсында үзешчән фотографлар өчен аерым номинация булдыру кирәк – фотоконкурсның жюри әгъзасы булган танылган фотограф Рамил Галиев шундый фикердә. “Үзешчәннәрнең бик кызыклы идеяләре бар, әмма сыйфат ягы аксый. Күбесенең профессионалларныкы кебек кыйммәтле, яхшы сыйфатлы аппаратуралары да юк. Шуңа күрә аларны профессионаллар белән бер рәткә куеп бәяләү дөрес түгел”, - ди ул.

Фотоконкурс җиңүчеләрен бүген Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры фойесында оештырылган күргәзмә ачылу тантанасында игълан иттеләр. «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсында “Портрет” номинациясе буенча III урынны Азнакайдан үзешчән фотограф Рамил Фәттахов алды. Призлы урыннарга нигездә профессиональ фотографлар ия булды.

Искәртеп узабыз: «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсы 2014 елдан башлап “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014 - 2019)” дәүләт программасы буенча үткәрелә. Лауреатлар “Портрет”, “Традицияләр һәм гореф-гадәтләр” һәм “Халыкчан гамәли сәнгать” номинацияләре буенча билгеләнә.

Рамил Галиев - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фоторәссамы. Шушы көннәрдә Татарстан Журналистлар берлегендә фотографның “Туган як бизәкләре” исемле күргәзмәсе ачылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100