news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Гали: Журналист – һәрвакытта да халыкка культура ирештерергә тиеш

Рамил Гали: Журналист – һәрвакытта да халыкка культура ирештерергә тиеш
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотожурналисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Гали Апас районы укучылары белән очрашты. Иҗади очрашу һәм лекция барышында ул журналист хезмәтенең нечкәлекләре турында да сөйләп үтте.

«Журналист – һәрвакытта да халыкка культура ирештерергә тиеш. Бүгенге көнгә фотолар, кыска видеолар беренче планга чыкты. Ясалма интеллект, зур-зур үзгәрешләр дәверендә яшибез, хәтта дөньяга яңа карашлар булдырылган чор. Фотохәбәрченең һәм журналистның халык алдында нинди бурычы соң? Безнең төп максат, мәсәлән сезнең килүегез хакында «Татар-информ» аша бөтен Татарстанга, алай гына да түгел чит илләрдә – Австралия, Финляндия һәм башка чит илләрдә яшәүче татарларга яңалык, фоторепортаж җиткерү. Аннары үзебезнең материаллар аша бездәге культура, мохит белән таныштыру», – дип эш нечкәлекләрен аңлатты Рамил Гали тыңлаучыларга.

Ул фотожурналист төшергән кадр – беренче чиратта сыйфатлы булуын да ассызыклады.

«Блогерларга килгәндә, менә нәкъ шушы медиалаборатория залында блогерлар өчен тәгаенләнгән уку чарасы үтте. Мин алар артында басып тора идем һәм алар фото ясау өчен телефоннарын күтәрде. Нәрсә күрдемме? Барлыгы 19 блогердан – икесенең генә экранда композициясе дөрес иде. Димәк, блогерлар – үзләренең карашыннан әйбәт, әмма сыйфат ягыннан начар кадрлар белән уртаклаша. Мәсәлән, сез затлы ресторанга килдегез, ләкин ризыклар җиренә-җиткереп әзерләнмәгән: ләкин беркайчан да кабып каралмаган ризыклар булгач, сез аларны ашыйсыз», – диде ул.

Лекциядә, мастер-класста катнашучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, уңышлы фото төшерү серен сорадылар. «Менә тумыштан килгән талант һәм фотосурәтне композиция калыпларына туры китереп төшерү, дигән әйбер бар. Болар икесе ике төрле нәрсә. Фотодагы төп кеше яки әйбер – игътибар үзәгендә, кадрда уртасында булырга тиеш. Шул очракта гына фотокомпозиция дөрес булачак», – дип җавап бирде ул.

Лектор, фотохәбәрчегә һәрвакыт журналистик этиканы бозмау мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук сенсация өчен генә гуманизм принципларыннан тайпылмауның никадәр әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Ахырдан Апастан килгән кунаклар Рамил Галига рәхмәтләрен белдерделәр һәм теләкләрен ирештерделәр.

Фоторепортаж: Юлай Низаев
news_right_1
news_right_2
news_bot