news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Гали Татарстанда фотография өлкәсе эшчәнлегенең артта калуын әйтте

Фотограф фикеренчә, Татарстанда фотография сәнгате өлкәсендә югары белем бирерлек кеше юк.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Фотографлар берлеге рәисе, фотостудия җитәкчесе Рамил Гали Татарстанда фотография өлкәсе артта калган дип саный.

«Безнең берлеккә җиде ел. Цифрлаштыру башланганнан соң, дөнья үзгәрде. Фотография өлкәсендә без артта калабыз. Куып җитәр өчен, белем алырга кирәк, ә Татарстанда фотография сәнгате өлкәсендә югары белем бирерлек кеше юк. Югары белем алганнар да калмады», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәис Мәдәният министрлыгында Фотографлар берлегенең үз мәйданы, бинасы, күргәзмә залы булырга тиешлеген әйтте.

«Фотограф камера, объективны яңартыр өчен елына уртача 150 мең сарыф итә, фотоларны күргәзмәгә кую өчен якынча 50 мең китә. Уртача 200 мең кирәк дигән сүз. Бу чыгымнары алар үзләре каплый. Фотографлар бушка эшләп арыды», — дип сөйләде ул Мәдәният министрлыгында чыгышында.

Рамил Гали фикеренчә, түгәрәкләрне оештыруның мәгънәсе юк, балалар фотомәктәбен булдыру кирәк. Фотограф Европада башлангыч мәктәпләрдә фотография буенча дәресләр укытыла башлаганын әйтте.

«Казанда фотографларның Халыкара бәйгесе дә үткәрелми. Югыйсә, бүгенге көндә фотога төшерү беренче планга чыкты. Театр, дизайнерлар фотолар куллана. Ирада Хафизҗановнаның (ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова — Т-и. иск.) ярдәм итәргә тырышуы өчен рәхмәт», — диде ул чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100