news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Гали: Татар тарихына кагылышлы фотолар аз булуның сәбәбе – дин, ярлылык һәм курку

Фотограф тарихи фотоларның архивын булдырырга кирәк дип саный.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татар халкында борынгы фотоларның аз булуы исламның йогынтысы белән дә аңлатыла. “Татар-информ” агентлыгының фотографы Рамил Гали шул хакта белдерде.

“Безнең дин бит карточкага төшүне өнәми. Шул фотога табыну кебек килеп чыга дип уйлаганнар. Югыйсә, Коръәндә: “Аллаһ һәркайда һәм бар нәрсәдә” дип әйтелгән”, – дип уйлый фотограф.

Рамил Гали фикеренчә, архив материалы булырдай фотолар бик аз. Ислам йогынтысыннан тыш, фотоларның азлыгын ул тагын берничә сәбәп белән аңлата: халыкның ярлылыгы һәм дәүләт сәясәте.

“Аннан соң, карточка ул – сәясәт икәнен дә исәпкә алырга кирәк. “Менә моны төшерегез, моны төшермәгез” дигән әйбер һәрвакыт булган”, – дип саный фотограф. Аның фикеренчә, шушы сәясәт нәтиҗәсе буларак, булган фотолар да юкка чыгарылган.

“Курку сәбәпле, булган фотолар да юкка чыгарылган. Ак гвардиячеләр, буржуа кешеләре белән фотога төшкән өчен үтерергә, хөкемгә тартырга мөмкин булганнар. Ә фотолар шул буржуа кешеләрендә булган да инде, авылдан килеп фотога төшү сирәк булган. Алар революция булгач, куркып, фотоларын юкка чыгарганнар”.

Рамил Гали, булган фотоларны саклау максатыннан, дәүләт күләмендә фотоархив булдырырга кирәк дип саный.

Фотограф белән интервьюның тулы вариантын сылтама буенча укырга була.

Фотода: Мәрҗани мәчетендә намаз. 1988 ел. "Мәчеттә фотога төшерергә рөхсәт бирмиләр иде. Үзгәртеп кору башлангач, алар үзләрен төшерергә рөхсәт итә башладылар. Мин бу фотоны рөхсәт белән төшердем", – дип аңлата бу фотоны Рамил Гали.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100