news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Гали «Казанның мең мизгеле» күргәзмәсендә 2,5 мең фотосын тәкъдим итте

Рамил Гали «Казанның мең мизгеле» күргәзмәсендә 2,5 мең фотосын тәкъдим итте

Казанда фотограф Рамил Гали белән иҗади очрашу узды. Ул «Казанның мең мизгеле» күргәзмәсендә 2500 уникаль фотосын тәкъдим итте. Алар арасында Иске Казан, Яңа Казан һәм Казан графикасы темаларына багышланган фотосүрәтләр бар иде.

Рамил Гали фотоларында тарихның матур мизгелләрен чагылдырган. Аның иҗаты дөньякүләм дәрәҗәдә танылган, чөнки фотограф гади кешеләрдән алып зур йолдызларга кадәр кемне генә төшерми.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотолар Казанның күпкырлы тарихын һәм мәдәниятен сурәтли. Иске Казанның тарихи биналары, Яңа Казанның заманча архитектурасы, шулай ук шәһәрнең көндәлек тормышын чагылдырган рәсемнәр – барысы да Рамил Галиның уникаль карашы аша тәкъдим ителгән.

Очрашу барышында фотограф үзенең иҗаты турында сөйләде, фотосурәтләрнең тарихын, аларны төшерү процессы турында кызыклы фактлар белән бүлеште. Ул шулай ук яшь фотографларга киңәшләр бирде һәм иҗат дөньясында уңышка ирешү юллары турында сөйләде.

Раушания Исхакова

news_right_1
news_right_2
news_bot