news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Гали: Фотохәбәрче һөнәрен тыныч дисезме – ялгышасыз

Рамил Гали: Фотохәбәрче һөнәрен тыныч дисезме – ялгышасыз
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Апас мәктәбе укучылары өчен «Татмедиа»да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм ТР Фотографлар берлегенең экс-рәисе Рамил Гали лекция һәм мастер-класста эш нечкәлекләрен аңлатты. Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.

«Фотохәбәрче һөнәрен тыныч дисезме – ялгышасыз. Профессиональ хезмәтләрен хәрби шартларда, төрле мәхшәр вакытларда башкарган фотографлар да бар. Аларның кайсылары эш барышында вафат та булды. Иң мөһиме фотохәбәрче эшендә – алдан ук уйлый белү. Шулай итеп эшләгәндә генә, уңышка ирешү мөмкин. Эксклюзив кадр төшереп аласыгыз килә икән – сез күзәткән хәлнең, вакыйганың һәркайсы якка борылышына әзер тору кирәк. Менә Мәскәүдә фотохәбәрче булып эшләгән чагымда: бер вакыйгада 150ләп журналист, ә син газетаң өчен сенсация ясарга тиеш. Син беренче булып эксклюзив кадрны фотоаппарат белән тарихка теркәргә тиеш», – дип сөйләде ул.

Рамил Гали укучыларга уңышлы фотосурәт төшерүнең серләрен ачканда, киңәшләрен биргәндә үзенең Мәскәүдә эшләгән чорларында, аннары Казанда һәм пандемия вакытында ясаган фотоларын күрсәтте. Мисаллар нигезендә фотоларга анализ ясады.

  • Рамил Якуб улы Галиев (Гали) – 1995 елдан Россия Фотографлар берлеге әгъзасы. СССР конкурслары лауреаты. Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Берничә тапкыр халыкара, бөтенсоюз һәм Россия фотоконкурсларында җиңүче һәм призер. Россиянең төрле төбәкләрендә 50дән артык фотокүргәзмә үткәргәне дә билгеле.
Фоторепортаж: Юлай Низаев
news_right_1
news_right_2
news_bot