news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Гайнуллин: Язма эшләрне тикшерүче нейрочелтәр – укытучылар өчен инновацион алгарыш

Рамил Гайнуллин: Язма эшләрне тикшерүче нейрочелтәр – укытучылар өчен инновацион алгарыш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин мәгариф өлкәсендәге инновацион цифрлы проектлар, аеруча ясалма фәһем мөмкинлекләрен куллану турында сөйләде. Бу хакта ул Казан шәһәре яшьләр парламенты оештырган татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә белдерде.

Гимназия җитәкчесе сүзләренчә, татарлар Россиядә, рус милләтеннән кала, беренчеләрдән булып үзләренең дәреслекләрен булдырган. Бу традиция бүгенге цифрлы дөньяда да дәвам итә. Хәзерге вакытта уку йортында берничә масштаблы проект тормышка ашырыла. Беренчесе – «Онлайн мәктәп» проекты. Аның кысаларында видеохостингларда татар телендә 700гә якын видеодәрес урнаштырылган. Рамил Гайнуллин аңлатканча, бу дәресләр арасында тел фәннәре генә түгел, ә физика, химия һәм математика кебек төгәл фәннәр дә бар.

Моннан тыш, гимназиядә ясалма фәһем ярдәмендә татар теле һәм әдәбиятыннан 48 яңа видеодәрес әзерләнгән. Проектның төп максаты – катлаулы темаларны, мәсәлән, фразеологизмнарны яки хәл фигыльләрне, балаларга диктор тавышы һәм кызыклы рәсемнәр аша тизрәк аңлату. Директор белдерүенчә, мондый формат укучыларның материалны үзләштерү дәрәҗәсен сизелерлек арттыра.

Инновацияләрнең тагын берсе – укучыларның язма эшләрен тикшерү өчен махсус булдырылган нейрочелтәр. Әлеге ярдәмлекне апрель ахырында тәмамларга планлаштыралар. Система укытучыларның эшен җиңеләйтүгә юнәлтелгән: кушымтага бала язган диктантны төшереп кертү белән, ул автомат рәвештә хаталарны табачак.

«Татарстанда мәгариф өлкәсендә ясалма фәһем белән эшли торган белгечләр: «Балалар төрлечә яза, ул аны ничек күреп бетерә ала соң?» – дигән сораулар бирде. Кушымтада эшләр күбрәк тикшерелгән саен сыйфат дәрәҗәсе дә арта бара. Барысы да укытучыларның әлеге кушымтадан никадәр еш куллануыннан тора. Бу – укытучылар өчен инновацион алгарыш», – дип сөйләде Рамил Гайнуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot