news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Гайнуллин: «Яңарыш» - Удмуртиядә бердәнбер милли басма, татарлар өчен чишмә кебек

Рамил Гайнуллин: «Яңарыш» - Удмуртиядә бердәнбер милли басма, татарлар өчен чишмә кебек
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarysh.ru

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Рамил Гайнуллин: «Яңарыш» чишмә кебек ул» дигән язмасы чыкты.

Рамил Илдар улы Гайнуллин 2019-2022нче елларда Ижау шәһәренең Ленин районы башлыгы булып хезмәт куйды. Ике ел элек Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Ленин районында Тимерьюл сайлау округы депутаты. Актив тормыш позициясе булган, игелекле, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларга да, кешеләр белән эшли белү тәҗрибәсенә дә ия ул.

Рамил Илдар улы белән очрашып, Ленин районында башкарылган эшләр турында сөйләштек.

Рамил әфәнде, сез Дәүләт Советы депутаты буларак, Ленин районы халкының ихтыяҗларын кайгыртасыз, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итү өстендә даими эшлисез.

Кеше өчен иң мөһиме – аның сәламәт булуы, яраткан эше, балалар бәхетедер. Тормышыбыз бар яктан да җитеш булсын өчен, яшәгән шәһәребез, районыбыз, урамыбызның да чиста, пөхтә, төзек булуы, машина һәм җәяүлеләр юллары, урамның яктыртылуы, өй янында мәктәп, балалар бакчасы булуы кирәк. Халыкның мөрәҗәгатьләре арасында да төзекләндерү буенча сораулар күпчелекне тәшкил итә.

Ленин районы – шәһәребездә иң зур районнарның берсе. Монда шәхси сектор да шактый күп мәйданны алып тора. Шуңа күрә машина һәм җәяүлеләр юллары — иң нык борчыган мәсьәләләрнең берсе. Шәһәр бюджеты кысаларында гына барлык проблемаларны хәл итеп бетереп булмый. Федераль программаларның тормышка ашырылуы яхшы.

Мәсәлән, «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында быел «Самолет» микрайонына кадәр үзәк юл төзекләндерелде. Федераль проектлардан кала муниципаль һәм республика программаларында да катнашабыз.

Шуларның берсе «Җәяүле Ижау» проекты ярдәмендә шәһәрдә тротуарлар ясалды, төзекләндерелде. Шул исәптән, шәхси секторларда да. Федераль, республикакүләм программалардан тыш, шәһәр халкы үзләре дә матди ярдәмне җәлеп итү юлларын эзли.

Мәсәлән, быел инициативалы бюджетлаштыру проекты ярдәме белән Шунды микрорайонында теннис уйнау мәйданчыгы ачылды. Ташландык урынны ял итү урынына әйләндерү – биредә яшәүчеләрнең тырышлыгы. Әлеге программа ярдәме белән балалар өчен ял итү, спорт мәйданчыклары ачыла, юллар төзекләндерелә.

Быел Ижау­да үзара салым программасы да эшли башлады һәм халык арасында тиз арада зур популярлык яулады. Әлеге проект Ижау шәһәре өчен яңа булса, Удмуртия өчен шактый сыналган инде. Инициативалы бюджетлаштырудан аермалы буларак, биредә проектларның гомуми бәясе буенча чикләүләр юк, шуңа күрә халык юлларны төзекләндерү кебек шактый зур чыгымлы эшләрне дә башкара ала. Шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыкларын, парковкаларны төзекләндерергә, яктырту җайланмалары урнаштырырга да була.

Проектны гамәлгә ашыру өчен гражданнар тарафыннан җыелган акчалар суммасыннан чыгып, бюджеттан финанслау күләме билгеләнә. Халык керткән һәр сумга төбәк бюджетыннан – 3 һәм муниципаль бюджеттан 1 сум өстәлә. Ленин районының Александровский мик­рорайонында яшәүчеләр әлеге проект ярдәмендә берничә урамны ремонтларга планлаштыралар. Мондый проектлар, программалар – үзебезнең тирә-якны төзекләндерү, яңарту, яхшырту өчен менә дигән мөмкинлек.

Мәктәпләр дә сезнең игътибар үзәгендә.

Соңгы елларда иң зур проектларның берсе – 17нче мәктәптә яңа, зур спорт мәйданчыгы төзелде. Анда балалар да, ата-аналар да рәхәтләнеп ял итә, спорт белән шөгыльләнәләр. Зур проектлардан кала кечкенәләре дә бар. Мәсәлән, 60нчы мәктәптә йөгерү юлы төзекләндерелде.

Балалар бакчасына килгәндә, анда да төрле кызыклы проектларны тормышка ашырырга мөмкин. Нәниләр кечкенәдән футбол, башка төрле спорт белән шөгыльләнсен өчен 250нче балалар бакчасында ясалма газон җәелде.

Халык белән шәхси очрашулар да оеш­тырасыз. Күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

Беренче чиратта, юлларны төзек­ләндерү, кышын кар чистарту кебек сораулар. Кешенең шәхси тормышына кагылган мәсьәләләр дә була. Хәл итеп булмый икән, кайчагында мөрәҗәгать итүчеләрне тар белгечләргә дә җи­бәрергә туры килә. Күпкатлы йорт­ларда яшәүчеләр идарәче компанияләр белән бәйле сорау­лар белән дә киләләр.

Тиздән йорт буенча җаваплылар өчен торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге мәсьә­ләләргә бәйле белем бирү семинарларын башлап җибәрергә уйлыйбыз. Әлеге дәресләрдә күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең хокуклары, бурычлары һәм башкалар турында сөйләнеләчәк.

Районыбызда иң борчыган мәсьәләләрнең тагын берсе – чүплекләр. Шуны әйтәсем килә: һәркем җаваплылык тойсын иде. Мәсәлән, күпләр мульдаларга барып җитми, чүп-чар тутырган капчыкларын рөхсәт ителмәгән урында ташлап китә. Шулай итеп, чүплек хасил була. Рөхсәт ителмәсә дә, киселгән агачларны, тәгәрмәчләрне чүплекләргә чыгарып куялар. Әлбәттә, район хакимияте боларны хәл итә, чүплекләрне чистарта. Тик әлеге эшләрнең барысы да өстәмә чыгымнар дигән сүз.

Тирә-юньгә бераз игътибарлы булыйк. Бары тик бер-беребезнең хезмәтенә хөрмәт белән караганда гына яшәгән урамыбыз, районыбыз, шәһәребез дә матур, төзек булыр.

Сез социаль челтәрләрдә дә бик актив.

Әйе, бу – заман таләбе. Дөрес, социаль челтәрләрдә тиз генә барысына да җавап биреп бетереп булмый. Ләкин мин барлык мөрәҗәгатьләрне дә күрәм, мөмкинлек булу белән аларга җавап бирергә, кирәк икән, ярдәм итәргә дә тырышам. Аеруча, өлкән буын белән аралашуны, шәхси очрашуларны мөһим дип күрәм. Интернетта үземнең шәхси битемдә «Эш кешесе» дигән рубрика алып барам. Зур тормыш һәм хезмәт юлы үткән, мактаулы, хөрмәтле кешеләр белән очрашулар турында язып, куеп барам. Бу үсеп килүче буынны тәрбияләүдә дә мөһим дип уйлыйм.

Сез үз сайлау округыгызда яшәгән милләттәшләребез өчен «Яңарыш» газетасын яздырасыз. Моның өчен сайлаучыларыгыз сезгә рәхмәтле.

«Яңарыш» – Удмуртиядә бердәнбер милли басма. Ул республикабызда яшәгән татарлар өчен чишмә кебек бик кирәк. Газета гореф-гадәтләрне, татар телен, динебезне саклау өчен күп көч куя. Кызыклы, кирәкле язмаларга да бай. Аны саклау – безнең бурычыбыз.

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100