Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Гайнуллин: Татар гимназиясенә ихтыяҗ быел аеруча зур булды
Журналист Илзирә Юзаева татар мәктәпләрен күбрәк ачарга кирәген әйтте.
Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин быел татар телендә белем алуга ихтыяҗ аеруча зур булуын әйтте.
«Яңа уку елына 29ар баладан дүрт 1нче сыйныф тупладык. Фәннәрне татар телендә укырга теләүчеләрнең бөтенесен кабул итсәк, 6 класс тутырып булыр иде, ләкин кабинетларыбыз саны чикле, балаларны сайлап алырга туры килде. Әзерлек төркеменә йөргән сабыйларның да бөтенесен 1нче сыйныфка кабул итә алмадык», – диде Рамил Гайнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Директор сүзләренчә, быел татар гимназиясенә балаларын югарырак сыйныфларга башка мәктәпләрдән дә күчерүчеләр күп булган. Шундый ата-аналарның берсе – җырчы Дилә Нигъмәтуллина. Аның 5нче сыйныфка күчкән кызы бүген татар гимназиясенә беренче адымын атлады.
«Кызым моңарчы рус мәктәбендә укыды. Ул фәннәрне татар телендә укудан курыкмый, чөнки без өйдә татарча сөйләшәбез. Кызым татар телен камил белә. Без нинди мәктәпкә барасыбызны аңлап, әзерләнеп килдек. Күп танышларымның, дусларымның балалары 2нче татар гимназиясендә укый», – диде Дилә Нигъмәтуллина.
«ТНВ» телеканалында «Заман көзгесе» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Илзирә Юзаева да соңгы елларда милли мәгарифкә ихтыяҗ артканын сизгән. Ул бүген ике баласын 2нче татар гимназиясенең 3нче һәм 7нче сыйныфларына озатты.
«Һәр ата-ана баласына иң яхшы язмыш тели. Шуңа күрә мин дә үз балаларымны татар гимназиясенә бирдем. Кызганыч, мәктәпнең сыешлыгы баласын татарча укытырга теләгән бөтен ата-ананың ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмый. Безгә күбрәк шундый мәктәпләр ачарга, булганнарын сакларга кирәк», – диде Илзирә Юзаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз