news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Фәйсханов - Яр Чаллы мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе

Моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Алексей Таборкин хәзер Татарстан Президенты Аппаратында эшли.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Яр Чаллы шәһәре мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе итеп Рамил Фәйсханов билгеләнде. Бүген ул шәһәрнең башкарма комитеты коллективы белән таныштырылды. Бу хакта башкарма комитетның матбугат хезмәткәре хәбәр итте.
Рамил Фәйсханов соңгы өч елда Тукай районында җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән, ә аңа кадәр Яшьләр эшләре идарәсе баш белгече вазифасын башкарган.
Моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Алексей Таборкин хәзер Татарстан президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру идарәсе бүлегенең баш киңәшчесе итеп билгеләнде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot